news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 ел Россиядәге метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булачак

Икенче рекордны рәттән метеорологлар глобаль җылыту белән бәйли.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Россия тарихында 2017 ел иң җылысы булачак. Ул 2016 ел рекордын да уздырачак. Бу хакта “Известия” Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы буенча федераль хезмәт директоры Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

“Агымдагы ел температура буенча рекордлы булачак. Бу хакта курыкмыйча әйтергә була”, - дигән спикер. Метеорологлар декабрьгә 2017 елның узган 11 ае нәтиҗәләрен ясаган һәм температура күзәтүләр тарихында иң югарысы булуы ачыкланган. Шул исәптән узган ел рекордыннан да югарырак.

Роман Вильфанд сүзләренчә, икенче рекордны рәттән метеорологлар глобаль җылыту белән бәйли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot