news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда малайлар кызларга караганда күбрәк туган

Татарстан башкаласында соңгы берничә ел дәвамында шундый тенденция саклана.

2017 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда малайлар кызларга караганда күбрәк туган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 2017 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда малайлар кызларга караганда күбрәк туган. Татарстан башкаласында соңгы берничә ел дәвамында шундый тенденция саклана. Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Казан шәһәре Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аерым алганда, 2017 елда Казанда 11,2 мең малай һәм 10,7 мең кыз дөньяга килгән.

«2016 елдагы кебек үк, Казанда дөньяга аваз салган малайлар кызларга караганда берникадәр күбрәк. 2017 елда 283 гаиләдә – игезәкләр, 10 гаиләдә өч игезәк туган», - дип хәбәр итте Римма Миңнуллина. 

news_right_1
news_right_2
news_bot