news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 ел КФУда Журналистика белеме елы итеп игълан ителде

55 ел дәвамында журналистика белемен бирүче университетта Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен үстерү стратегиясе эшләнгән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Ректор Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университетында журналистика белеменә 55 ел тулу уңаеннан 2017 елны юбилей елы итеп игълан итәргә карар чыгарды, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге.

Университетның ректораты, медиаүзәк вәкилләре, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе кафедралары мөдирләреннән торган оештыру комитетын Илшат Гафуров үзе җитәкли.

“Без Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә ачылган мөмкинлекләрне мөмкин кадәр файдаланырга тырышачакбыз. Беренче тапкыр Казан университетында тулы бер елның вакыйгалары журналистика белеменә багышланачак. Бу – журналистика белеме университетта һәм, гомумән, Россиядә камилләштерүгә ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Шул ук вакытта 2017 ел Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен үстерү стратегиясе белән билгеләнгән максатларны тормышка ашырырга шартлар тудыра: яңа гына эшләнгән әлеге стратегия шушы якын көннәрдә КФУ ректоратына тәкъдим ителәчәк”, – дип белдерде Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский.

Мәгълүм булганча, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеге 1962 елда тарих-филология факультеты нигезендә оештырыла. 1990-1994 елларда мөстәкыйль факультет буларак эшли, аннан соң аңа социология һәм психология кафедралары кушыла. 2003 елда психология бүлеге аерым факультет булып аерылып чыга. 2007 елда факультет “Җәмәгатьчелек белән элемтә” бүлеге белән тулылана. 2016 елда Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә үзгәртелә. Бүгенге көндә биредә 5 кафедра эшли: журналистика, татар журналистикасы, электрон гаммәви мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли сәясәт белеме, телевидение эшчәнлеге. Югары мәктәптә барлыгы 900 кеше белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100