news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 ел башыннан пенсияләр элеккечә индексацияләнәчәк

РФ Премьеры Дмитрий Медведев 2017 ел башыннан пенсияләрне элеккечә индексацияләүгә кайту планнарын раслады.

Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). "Әйе, без элеккечә индексацияләү системасына кайтачакбыз ", - дип белдергән премьер шимбә көнне эфирга чыгарга тиешле Сергей Брилев тапшыруына биргән интервьюсында. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"2016 ел нәтиҗәләре буенча да без инфляцияне күздә тотып пенсияләргә индексация ясап бетерәчәкбез һәм без моны 2017 ел башында эшләячәкбез", - дип өстәгән ул. Интервьюның өзекләре җомга көнне "Россия-24" телеканалында да күрсәтелгән.

Август аенда Медведев 2016 елның икенче яртысына индексацияне бер тапкыр түләнелә торган акча белән, ягъни 5 мең күләмендә түләү турында карар кабул иткәнен хәбәр иткән иде.

Шул вакытта ук премьер 2017 ел пенсияләрен индексацияләү гадәти тәртиптә булачак һәм аның беренчесе февраль аенда узачак, дип белдергән иде.

"Быелгы нәтиҗәләр буенча 2017 ел пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, карар инде әйтелде. Февраль аенда индексация гадәти формада була, 2016 елдагы инфляция нәтиҗәләре искә алынып эшләнеләчәк, ягъни тулаем күләмдә ", - дигән Медведев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100