news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 ел башында Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә яңартылырга мөмкин

Ил аэропортларның куркынычсызлык системасын модернизацияләүгә 42 млн доллар акча сарыф иткән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә 2017 ел башыннан да иртә яңартыла алмый. Бу хакта әлеге өлкәдәге чыганакка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мисыр Россия пассажирларының куркынычсызлыгын киләсе ел башында тәэмин итәргә әзер булачак", - дип китерә әңгәмәдәше сүзләрен ММЧ.

Искәртеп узабыз: 2015 елның октябрь азагында Синай ярымутравы өстендә Россия самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң Мисыр белән авиаэлемтә туктатылган иде. Ул яңартылсын өчен Мисыр аэропортларында куркынычсызлык тәэмин итү шарт итеп куелды. Хәзерге вакытка ил аэропортларында куркынычсызлык системаларын модернизацияләүгә 42 млн доллар акча сарыф ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100