news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 ел башына Россиядә тоткыннар тарихи иң аз санга җиткән

1 гыйнварга алынган мәгълүматлары буенча төрмә, колония һәм тикшерү изоляторында 630 меңгә якын кеше бар.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). XXI гасырда җәзаларның гуманлы булуы нәтиҗәсендә Россиядә төрмәдә утыручылар  2 тапкырга кадәр кимегән, дип хәбәр иткән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәт идарәсе матбугат бюросы "Интерфакс" агентлыгына.

Бүген, 12 мартта, җинаять-башкарма система хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Идарә тармагының эшли башлавына 138 ел булган. Тарихтан билгеле булганча, 1879 елда бу көнне император Александр II төрмә департаменты оештыру турында боерык чыгарган.

1 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, төрмә, төзәтү колониясе һәм тикшерү изоляторында 630 меңгә якын кеше бар. Аларның 523 меңе – ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 107 меңе – тикшерү изоляторында. Бу агымдагы гасыр өчен иң аз сан булып тора.

Статистика буенча, соңгы 20 елда тоткыннарның иң күп саны (1 миллионнан артык) 1997-2000 елларга туры килә. Ә иң күбе – 1,92 миллион кеше 2000 елда булган. Шуннан соң бу сан ел саен кимүгә барган.

Хәзерге вакытта төрмә идарә тармагына 716 төзәтү колониясе, балигъ булмаганнар өчен 24 тәрбия колониясе, 8 төрмә, 126 колония-сөрген, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр өчен 6 төзәтү колониясе, 217 тикшерү изоляторы һәм тикшерү изоляторы режимында эшләүче 98 бина, 81 җинаять-башкарма инспекциясе һәм аларның 2399 филиалы керә.

Җәза үтәү федераль хезмәт идарәсендә 300 меңнән артык кеше хезмәт куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100