news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 ел ахырына барлык укыту предметлары буенча белем бирү концепциясе кабул ителәчәк

Эчтәлеге белән концепциягә туры килгән яңа дәреслекләр язу киләсе этап булып тора.

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). 2017 ел ахырына кадәр мәктәптәге  барлык төп укыту предметлары  буенча белем бирү концепциясе кабул ителергә тиеш. Бу хакта Петербург халыкара белем бирү форумында РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Математика, рус теле һәм әдәбияты, Ватан тарихы буенча концепцияләр булдырылды. Хәзер җәмгыять белеме концепциясен әзерләү тәмамлана, бу юнәлештә эш дәвам итә һәм 2017 ел азагына кадәр мәктәп курсының барлык төп предметларыннан концепция кабул ителергә тиеш ", – дип билгеләп үтте министр.

Аның сүзләренә караганда, эчтәлеге белән концепциягә туры килгән яңа дәреслекләр язу киләсе этап булып тора.


"Федераль дәреслекләр исемлегендә үзгәрешләр булачак, ул бүгенге көндә зур санны – 1276 ны тәшкил итә. Әлбәттә, болай ярамый. Мондый сандагы дәреслек алга куелган бурычларга туры килми ", – дип өстәде Васильева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100