Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2016 елның III кварталында Татарстанның алкоголь базарында 3272 объект тикшерелгән
Тикшерүләрнең күбесе Казанда һәм Чистай районында узган.
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсен контрольдә тоту советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча кабул ителүче чаралар турында» темасына төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең, башка ведомстволар белән берлектә, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә тикшерү чараларын уздырулары хакында сөйләде.
Игорь Марченко шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вазифаи затларында производствода булган административ материаллар буенча йолып алынган алкоголь һәм спиртлы продукция күләме турында да хәбәр итте.
Өченче кварталда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә дә, тагын мобиль төркемнәр составында алкоголь базарының 3272 объектына рейд уздырган. Инспекция шулай ук, ЮХИДИИ хезмәткәрләре белән берлектә, алкоголь продукциясе ташучы автотранспортны да тикшергән. Тикшерүләр Казанда һәм Чистай районында аеруча күп узган.
Утырыш барышында алкоголь һәм спиртлы продукция өлкәсендә хокук бозулар буенча вәкаләтле органнар салган штрафлар турында мәгълүмат китерелде.
2016 елның 3 нче кварталында массакүләм мәгълүмат чараларында алкоголь тематикасы буенча 320 язма чыгарылган (интернет, матбугат басмалары), телевидениедә 41 сюжет, радиода 27 репортаж тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз