news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елның иң күркәм гаиләсе – Балтач районыннан Фәезовлар

“Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан уздырылган “Күркәм гаилә” Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Бүген Казанда, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан уздырылган “Күркәм гаилә” Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Быелгы конкурсның район турларында тату яшәү, бәхетле тормыш итү серләре белән барлыгы 100дән артык гаилә уртаклашкан. Алар арасыннан иң-иң дип табылган җидесе Казанда узган финал турында үз-үзен күрсәтү хокукына ия булган.

“Күркәм гаилә” бәйгесе инде өченче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты – авыл җирендә яшәп, әхлаклы, тәүфыйклы балалар үстерүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту. "Бу – гаилә кыйммәтләрен, гаиләле тормыш фәлсәфәсен алга сөрү, буыннар чылбырын нык итү өчен дә мөһим вакыйга", - ди оештыручылар. 

Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узган. Финалда катнашырга иң лаеклылар дип Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Мөслимнән - Шәйгәрдановлар, Биектау районыннан - Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан - Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар гаиләләре табылган. Бүген алар Татарстан Халыклар дуслыгы йортында мәртәбәле жюри әгъзалары, тамашачылар алдында чыгыш ясады. Аларның һәркайсы үз гаиләсенең үзенчәлекләрен чагылдырырга,  аш-суга осталыкларын да, иҗади уңышларын да, эшкә һәвәслеген дә күрсәтергә тырышты.

"Әлеге конкурс татар милләте тормышындагы иң мөһим чараларның берсе дип саныйм. Чөнки гаилә – ул милли тәрбиянең нигезе дип кабатлап торабыз. Биредә чыгыш ясаган гаиләләрнең барысы да бик уникаль, бик кызыклы. Аларның һәркайсының үзенчәлекле, өстенлекле ягы бар. Кайсындадыр һөнәри тәрбиягә зур игътибар бирелә, икенчеләре сәнгать юнәлешендә үсә, өченчеләрендә гореф-гадәтләр алга сөрелә. Монда чыгыш ясаганнарны барысын да берләштерсәк, идеаль гаилә килеп чыгар иде. Без шушы идеалга омтылырга тиешбездер дә. Бу бәйге дәвамлы булыр дип ышанам", - диде конкурсның жюри әгъзасы, Казан дәүләт университетының Татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васыйл Гарифуллин. 

Финалга узган гаиләләрнең берсе генә дә бүләксез калмады. Тләковлар гаиләсе - “Уникаль гаилә”, Сәлаховлар гаиләсе - “Милли җанлы гаилә”, Агеевлар гаиләсе - “Күп балалы гаилә”, Ситдыйковлар - “Иҗади гаилә”, Хәйруллиннар гаиләсе - “Эшчән гаилә”, Шәйгәрдановлар гаиләсе - “Зыялы гаилә” номинацияләрендә җиңү яулады. “Иң-иң күркәм гаилә” исеменә исә Балтач районыннан Фәезовлар гаиләсе лаек булды. Җиңүче гаилә “Гаилә һәм мәктәп” журналы тышлыгында урын алачак, алар турында язма басылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100