news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда уңай нәтиҗәле архив белешмәләрен мөрәҗәгать итүчеләрнең 77 проценты гына алган

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты электрон юл белән хезмәт күрсәтүгә күчәргә ниятли.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты архив хезмәтләрен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон юл белән күрсәтүгә күчәргә ниятли. Бу хакта комитет җитәкчесе Ирада Әюпова йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

"Бүген мәгълүмат алу өчен кешегә еш кына әллә ничә инстанциягә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Өстәвенә, хезмәтләрнең почта яки күп функцияле үзәкләр аша күрсәтелүенә заявка биргәндә, килеп ирешкән мәгълүмат һәрвакытта да тулы булмый. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2016 елда мөрәҗәгать итүчеләрнең 77 проценты гына уңай нәтиҗәле архив белешмәләре ала алган (145 кешенең 96 сы), бу шул исәптән архив фондларының тулы булмавы аркасында", - дип белдерде Ирада Әюпова. Аның әйтүенчә, архивка запрослар үтәлешен оптимизацияләүне хәл итү өчен, дәүләт комитеты бүген ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын һәм мәгълүмат алмашуның блокчейн технологияләрен кертү юлы аша үзара эшчәнлек механизмнарын тәкъдим итә.
Бүген мондый механизм буенча республика техник инвентаризация бюросы белән сөйләшүләр алып барыла, ди ул.

Ирада Әюпова әйтүенчә, соңгы ун ел эчендә Татарстанның архив фонды ярты миллионнан артык (510 185) саклау берәмлеге белән тулыланган. Шәхси состав буенча документлар саны 2,5 мәртәбә арткан. Архив фонды составына кертелгән эшләрнең 77 проценты Дәүләт архивында саклана, калганнары - муниципаль архивларда. Соңрак архивка саклауга бирелергә тиешле даими саклана торган 340 меңгә якын документ - оешмаларда. 2016 елда дәүләт һәм муниципаль архивларда ярты миллионнан артык мөрәҗәгать теркәлгән. 125 меңнән артык мөрәҗәгать запрос формасында килеп ирешкән. Запросларның 81 проценты стаж һәм хезмәт хакы буенча мәгълүматка кагылышлы. Электрон запрослар саны арты - соңгы биш елда алар 1,5 мәртәбә күбрәк. Запросларның 89 проценты - Татарстанда яшәүчеләрдән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100