news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда Татарстанда Үзәк Яңа ел чыршыларын иң матур бизәүчеләр билгеле булды

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген 2016 елда Яңа ел алдыннан Татарстанда Үзәк чыршыларны иң матур итеп бизәүчеләр бүләкләнде. Беренче урыннарны алган шәһәр һәм район җитәкчеләренә дипломнарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләү Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының 2016 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган берләштерелгән коллегия утырышында булды.

Административ үзәкләре авыл торак пунктлары булган муниципаль районнар арасында Биектау, Чүпрәле муниципаль районнары беренче урынны алды. Административ үзәкләре шәһәр тибындагы бистәләр булган муниципаль берәмлекләр арасында Саба белән Кукмарага тиңнәр табылмаган. Республика шәһәрләре арасында Үзәк Яңа ел чыршыларын иң матур бизәүчеләр дип Алабуга һәм Әлмәт танылды. Казан муниципаль берәмлеге районнары арасында үткән конкурста беренчелекне Казанның Киров һәм Мәскәү районнары яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100