news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда Татарстанда 15 мең кеше инвалидлык алган

18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк гражданнар арасында инвалидлык буенча иң югары күрсәткеч Кама Тамагы районында билгеләнгән.

2016 елда Татарстанда 15 мең кеше инвалидлык алган
Рамиль Гали

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2016 елда 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк 45 мең 166 граждан медицина тикшерүеннән соң инвалид булып теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча Баш медицина-социаль экспертиза бюросының йомгаклау киңәшмәсендә җитәкчесе Ригель Низамов җиткерде.

Докладчы сөйләвенчә, 15 мең 447 кеше беренче тапкыр инвалидлык алган, аларның 75 проценты – шәһәр җирлеге халкы. “Бу күрсәткеч Татарстан халкы арасында узган ел 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк 10 мең кешегә 50,3 кеше туры килде. Иң зур күрсәткеч Кама Тамагы районында билгеләнде”, – диде ул. Беренче тапкыр инвалидлык алу сәбәпләрендә беренче урында өлкәр буын арасында яман шеш (34 процент), икенче урында – кан әйләнеше системасы авырулары (29,4 процент), өченчедә – психик тайпылышлар (7 процент) тора.

Эшкә яраклы халык арасында беренче тапкыр инвалидлык алу буенча 10 мең кешегә 35,9 кеше туры килә. «Республика буенча уртача статистикадан ике тапкыр диярлек Әтнә һәм Спас районнарындагы күрсәткечләр күбрәк. Әтнәдә эшкә яраклы кешеләр арасында кан әйләнеше системасы авырулары белән һәр өченче кеше инвалидлыкка чыга, ә Спас районында яман шеш өстенлек итә», – дип мәгълүмат җиткерде Ригель Низамов.

Аның сүзләренчә, кабаттан тикшергәндә 16 мең граждан инвалид булып билгеләнгән һәм аларның күпчелеге – кан әйләнеше системасы авырулары белән. «Өлкәннәр арасында тулысынча тернәкләнү республика буенча 7,7 процентны тәшкил итте», – дип билгеләп үтте докладчы.

Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова бүгенге көндә Татарстанда 316 мең инвалид, шул исәптән 15 мең бала исәпләнүен җиткерде.

«2016 елда 2057 инвалид – Эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 53,3 проценты, эшкә урнаштырылды, – дип йомгаклады ул. – 2017 елдан инвалидларның федераль реестры эшли башлый, ул әлеге төр гражданнар турындагы мәгълүматны, шул исәптән балалар турында да, туплаячак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100