Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2016 елда Татарстан таможнясы федераль бюджетка 24 миллиард сум акча юллаган
Бу үткән елга караганда 10,5 процентка артыграк.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Ренат Темиргалиев). Татарстанның таможня хезмәткәрләре 2016 елда федераль бюджетның керем өлешенә 24,3 миллиард сум акча җибәрде, дип хәбәр ителә республика таможнясы сайтында. Әлеге күрсәткеч 2015 елдагыдан 10,5 процентка артык, ул чакта республика таможнясы Россия бюджетына 22,03 миллиард сум юллаган иде.
Әлеге суммадан чыгарылучы пошлина акчасы 26 миллион 634 мең сумны, импорт буенча түләүләр – 23 миллиард 989 миллион 221 мең сумны, таможня җыемнары – 187 миллион 875 мең сумны, утильләштерү җыемнары –120 миллион 594 мең сумны, штрафлар 13 миллион 933 мең сумны тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз