news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда Татарстан бюджеты 758 миллион сум салымнардан булмаган керем алды

План 101,78 процентка үтәлде.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). 2016 елда дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен сату һәм куллану буенча салымнардан булмаган керемнең гомуми суммасы 758 миллион сумны тәшкил итте. Шулай итеп, узган ел планы 101,78 процентка үтәлде, дип хәбәр итә Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Бюджет күпчелек өлешне дивидендлардан алды (324,29 миллион сум). Арендалардан керем 82,63 миллион сум, җир арендасыннан 54,41 миллион сум булды. Җир сату буенча план 227,04 процентка үтәлеп, казнага 7,22 миллион сум акча керде. Мөлкәт сатудан республика 185,8 миллион сум табыш алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100