news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2016 елда Төркиядә 850 мең Россияле ял иткән

2015 ел белән чагыштырганда, бу сан 80 процентка азрак.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). 2016 елда Төркиядә 850 мең Россия халкы ял иткән. Бу сан үткән ел белән чагыштырганда, 80 процентка кимрәк. Төркиянең туризм һәм мәдәният министрлыгына бу мәгълүматны Россия туроператорлары ассоциациясе китергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“2016 ел нәтиҗәләре буенча, Төркиягә ял итәргә 866 мең кеше барган. Бу сан 2015 елныкы белән чагыштырганда, 76,26 процентка кимрәк (ул вакытта Россиядән 3,65 млн кеше барган)", - дип хәбәр иткәннәр Россия туроператорлары ассоциациясендә. Шулай ук үткән ел дәүләткә ял итәргә килүче туристларның саны 30 процентка (25,3 млн кешегә) кимүе дә искәртелгән. Чит илдән килүче кунакларның азлыгы илдә куркынычсызлык тәэмин ителеше белән булган проблемаларга бәйләп аңлатыла.

Төркиядә Россия базары активлашу белән 2017 елда туристлар секторы җайга салыныр, дип өмет итәләр. Белгечләр быел Төркиягә ял итәргә Россиядән 3-3,5 млн кеше барачак, дип фаразлый. Операторлар ялга алдан бронь программалары алыну буенча, Төркия абсолют лидер булуын хәбәр итә. Кешеләр алган барлык броньлардан яртысы шушы юнәлешкә туры килә.

Россия туроператорлары ассоциациясенең башкарма директоры Майя Ломидзе Төркиянең кунакханә хуҗаларының киләсе җәйгә рус туристлары өчен махсус бәяләр әзерләп куюын хәбәр итә. “Кайбер объектларда үткән җәй белән чагыштырганда, бәяләр 20 проценттан 50 процентка кадәр төште”, - ди Ломидзе. Ул биргән мәгълүмат буенча,  3 йолдызлы кунакханәдә бер атна “барысы да кертелгән” системасы буенча ял итү ике кешегә 36 мең сумга төшәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot