news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2016 елда Россиядә 2,5 мең педофил хөкем ителгән

Россия Югары Суды рәисе хәбәр иткәнчә, мондый җинаятьчеләр саны арта.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ») Россия судлары узган ел 2,5 мең педофилга хөкем карары чыгарган. Мондый төр җинаятьчеләр саны арта, дип яза ТАСС агентлыгы. Бу хакта Россия Югары Суды рәисе Вячеслав Лебедев федераль суд рәисләре катнашында узган семинар-киңәшмәдә сөйләде.

“Россия Федерациясе Җинаять кодексының 134 нче маддәсе буенча (16 яше тулмаганнар белән җенси якынлык һәм җенси характердагы гамәлләр) җәзага тартылучылар саны арта – 2,5 мең кеше”, – диде Лебедев.

Бу маддә буенча җинаятьчене мәҗбүри эш, 4 елга кадәр иреген чикләү яки бөтенләй мәхрүм итү, ә аеруча авыр шартларда – гомерлеккә кулга алу күздә тотыла. Шуның белән беррәттән, беренче тапкыр мондый җенси якынлык кылучы, зарар күргән кеше белән никахка керсә, җәзадан азат ителә.

Гаепләнүче, зарар күрүче белән яшь аермасы 4 елдан азрак булганда, ирегеннән мәхрүм ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot