news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2016 елда республикада яман шештән үлүчеләр санын 1 процентка киметүгә ирешелгән

Министр Гадел Вафин Әлмәттә генә түгел, Яр Чаллыда да нур терапиясе төбәк үзәге төзелүе ниятләнүен әйтте.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Халык үз сәламәтлегенә җаваплырак карый башлады. Узган елда республикада 600 меңгә якын кеше диспансеризация үтте", - дип белдерде бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин журналистларга йомгаклау коллегиясе алдыннан.

Министр узган 2016 елның онкологик авыруларга каршы көрәш елы буларак узуын искәртте. "Безнең яман шешне башлангыч чорда ачыклау буенча сәнәгать предприятиеләре белән уңышлы эшчәнлегебез бар. Предприятие җитәкчеләренең йөрәк-тамыр, онкология авыруларының башлангыч диагностикага акча кертүе бик мөһим", - дип ул мисалга Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатын китерде. Анда эшләүче хезмәткәрләр Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында тикшеренү үткән.

"Тулаем алганда, безнең махсуслаштырылган хезмәт өлкәсендә эш юнәлешләре бар. Хәзер Әлмәттә нур терапиясе төбәк үзәге проекты дәүләт экспертизасы аша үтә. Проект "Татнефть" компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Ширкәт 300 млн сумнан артык инвестиция кертә. Быел бездә республиканың көньяк-көнчыгышында Әлмәттә нур терапиясе төбәк үзәге барлыкка киләчәгенә ышанабыз. Бу республикада махсус ярдәм үтемлерәк булсын өчен тагын бер адым. Ә бу җирлектә республиканың 800 меңгә якын кешесе гомер кичерә", - дип белдерде Гадел Вафин.

Министр Президент Рөстәм Миңнехановның Яр Чаллыда да төбәк үзәген булдыру буенча йөкләмәсе булуын әйтте. Аның әйтүенчә, хәзер федераль ярдәмгә заявка формалаштырылган. "Безнең инде быел беренче яртыеллыкта гамәлгә ашырылачак проектлар бар. Алар онкопатологияләрнең заманча диагностикасын, нур терапиясенең заманча алымнарын кертү буенча. Болары Президент тарафыннан хупланган", - диде Гадел Вафин. Ул башкарылган эш нәтиҗәсендә республикада онкологиядән үлемнең 1 процентка кимүенә ирешелгәнен әйтте. "Без бу тренд тотрыклы булсын өчен көчебезне арттырачакбыз. Әгәр без авыруны 1, 2 стадиядә ачыклыйбыз икән, рак инде хөкем түгел, ә диагноз", - дип белдерде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot