news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда нәтиҗәләрен татар дөньясы кызыксынып көткән мәдәни бәйгеләр бишлеге

Бәйгедә җиңү уңыш китерәме - "Татар-информ"нан кайбер мисаллар.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанда һәм бөтен татар дөньясындагы фестиваль-бәйгеләр буенча 2016 ел “бишлеген” тәкъдим итә. Болар - дәүләт тарафыннан яки дәүләт оешмалары катнашы белән үткәрелүче мәдәни чаралар.

Бәйгедә җиңү уңыш китерәме - "Татар-информ" кайбер мисалларны күзаллый.

Республикада ярыш элементы булган популяр бәйгеләр бик күп түгел. Нигездә министрлыклар һәм дәүләт оешмалары тарафыннан билгеле бер жанрның үсешен күрсәткән, үз эченә ярышу элементын кертмәгән бәйрәм-фестивальләр үткәрелә.

1.“Тантана” республика театраль премиясе. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган әлеге премия быел алтынчы тапкыр тапшырылды. Быел аңа 40 номинант дәгъва кылган иде. "Тантана" халыкара театр көнендә - 27 мартта тапшырыла.



2016 елгы премия лауреатлары арасында татар артистларыннан:
-"Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова җиңүче дип табылды. Бүләкне ул Ч.Айтматовның "Анам кыры" спектаклендәге Тулганай роле өчен алды.
-"Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә беренчелекне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Радик Бариев яулады. Премия аңа Ж.-Б. Мольерның "Дон Жуан" спектаклендәге төп герой - Дон Жуан роле өчен бирелде.
-"Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" дип Әлмәт татар дәүләт драма театрының Б.Брехт әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Бистә фәрештәсе" спектаклендә Ми Цзю ролен башкарган Мәдинә Гайнуллина алды.
-"Музыкаль театрның иң ахшы актеры" исеменә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Гөлнара Гатина лаек булды.
-"Намус һәм тугрылык" номинациясендә премия Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Камил Вәлиев һәм Луиза Солтановага насыйп булды.

2.«Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесе ел дәвамында татарлар яшәгән бөтен төбәкләрне йөреп чыгып талантлар эзли дә, декабрь аенда гала-концерт уздырыла. Быел бәйгенең гала-концерты 6 декабрьдә үтте. Бәйгегә “Татар-информ” онлайн-трансляция ясады.

"Татар моңы" фестиваленең жюри рәисе - Салават Фәтхетдинов.

Быелгы җиңүчеләр исемлеге белән биредә танышырга була. Җиңүчеләр арасында профессор Миңгол Галиев белән күренекле баянчы Рамил Курамшин югары бәяләгән Чаллы кызы Эльмира Гыйльфанова игътибарга лаек. Ул 21 – 35 яшьлекләр арасында «Соло вокал» (хатын-кыз тавышы) номинациясендә I урын алган иде. Эльмираның социаль челтәрдәге битендә аларның Рафил Җәләлиев белән бергә “Мәхәббәтле тамаша" диеп исемләнгән концерт программасы әзерләп, Татарстан районнары буйлап гастрольләрдә йөрүләре турында мәгълүмат бар. 3 апрельдә тамаша Г.Тукай исемендәге таатр дәүләт филармония залында булачак. Шунысы да игътибарга лаек – Рафил да “Татар моңы” бәйгесе лауреаты. Яшьләр икесе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыйлар. Рафил Җәләлиев Салават Фәтхетдиновның укучысы, Эльмира Гыйльфанова Венера Ганиева классында белем ала

3.Сентябрь башында Татарстан Республикасы Халык сәнгати һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге «Татарстан Республикасы туристлар сувениры» ачык бәйгесен игълан иткән иде. Конкурсның беренче турына 750 гариза кабул ителеп, жюри эше буенча өченче турга 57 эшләнмә узган. Болар - СМС тавыш бирү белән сайлап алынган эшләр.

Конкурс җиңүчеләре, нигезләмә буенча, 50 мең сум премиягә һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы туристлар сувениры” статусын үз этикеткаларында, төргәкләрендә һәм реклама максатларында куллану хокукына ия булдылар

Бәйгене оештыручылар һәм җиңүчеләр турында тулырак мәгълүмат биредә. “Татарстан Республикасының иң яхшы туристлар сувениры” статусына Алсу Мөсәвированың “Шәһәр йөрәге” нәни сумкасы; «Татспиртпром»ның «Ханская Limited Edition» аракысы; Наилә Мәсгутованың “Татарстан күчтәнәче” – кәрәзле бал; Елена Дәүләтшинаның «Болгар мотивлары буенча» чынаяк-касәсе; Елена Крюкованың «Шуралешик» сыбызгысы; ИП Кислицина шәхси эшмәкәренең чәк-чәк һәм түбәтәй тартмалары ия булды.

“Әлеге бәйгедә җиңгәннән соң - декабрь аенда “Шәһәр йөрәге”нә заказлар артты. Кызыксынучылар тагын да күбрәк, әмма бөтен кешенең дә сатып алу мөмкинлеге юк”, - диде Татарстан Республикасының иң яхшы туристлар сувениры авторы – күн эшләнмәләр остасы Алсу Мөсәвирова «Татарстан Республикасы туристлар сувениры» ачык бәйгесендә җиңүенең нәтиҗәләре турында. - Бәйге нәтиҗәләре игълан ителгәч тә, “Мәгълүмати-туристик оешмаларның милли ассоциациясе” генеральный директоры Наталья Абрамович кызыксынып сумкамны сатып алды, театр юбилеена кунакка килүчеләргә бүләккә дип Камал театры артисты да алды. Бәйгегә кадәр үк инде, Түбән Новгородта үткән сабан туенда “Шәһәр йөрәге” күн сумкасын Рөстәм Нургалиевичка бүләк иткән идем - хатыны Гөлсинә ханым өчен”.

Декабрь аенда Алсу үзенең сувенир-сумкалары белән “Ладья. Кышкы әкият-2016” Бөтенроссия сәнгать кәсепчелеге күргәзмәсендә катнашкан. “Мәскәүлеләр сокланып карадылар, хезмәттәшлек тәкъдим итүчеләр дә булда. Яңа клиентлар табылды, "Отдых в России" журналыннан интервью алдылар”, ди Алсу. Сүз уңаеннан, күргәзмәдә Алсу Мөсәвирова эшли торган Казан рәсем сәнгате училищесының “Халык һөнәрчелеге” бүлеге (кафедра мөдире – А.А.Җәмилова) “Традицияләрне саклау” номинациясендә III урын алды.

4.«Идел-йорт» XVI Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваль-бәйгесе елдан-ел популярлаша бара. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллыгына багышлап үткәрелде.

Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтә. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. 25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте. Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакль бәяләнде. Жюри сайлап алган 18 театр коллективы Казанда өченче - финал этабында катнашты.

Жюриның иң күп тавышын җыеп, быел Мөслим районы мәдәният йортының Татар халык театры “Идел-йорт”ның җиңүчесе дип танылды. Алар фестиваль-конкурста Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдыздар” спектакле белән катнашкан иде. Куючы режиссер – Зөлфия Фәхретдинова.
Әлеге спектакль 12 декабрь көнне Тинчурин театрында күрсәтелеп, бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

“Былтыр без III дәрәҗә диплом алган идек. Районга җитәкче булып Рамил Хәмзович килгәннән бирле безнең коллективка игътибар зур. Матди яктан да кыенлык кичермибез, - дигән иде “Татар-информ” хәбәрчесенә халык театры режиссеры Зөлфия Фәхретдинова.

5. “Яңа татар пьесасы” драматургия бәйгесенең җиңүчеләре быел 24 декабрьдә игълан ителде.

Исегезгә төшерәбез, быел, Татар театрының 110 яшьлек юбилее елында, яңа татар пьесасы бәйгесендә барлыгы 58 әсәр катнашты, 2нче турга 20 пьеса үтте, шулардан 10сы бәйгенең шорт-исемлегенә эләкте.

Конкурсны гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

“Яңа татар пьесасы” бәйгесе беренче тапкыр 2003 елда үткәрелде. Ул ике елга бер мәртәбә үтә. 2003 елдан алып, әлеге конкурсның нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган утызга якын әсәр инде татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күрде.

Бәйгегә авторлар үз исемнәрен күрсәтмичә псевдоним белән катнаша. “Шулай да тематикасына, язу рәвешенә карап, авторларын чамаларга да була”, ди жюри әгъзалары. “Соңгы унлыкны гына карамыйча, соңгы егерме пьесаны карап чыгарга кирәк – чөнки, чыннан да, бәхәсләр күп булды, димәк, унлыкка керми калганнары да каралырга хокуклы”, дигән фикердә жюри әгъзасы, театр белгече Айгөл Габәши. “Яңа ел керде, хәзер җиңмәгән пьесаларның авторлары “Сезнең өчен генә яздым дигән булып” әсәрләрен театрларга китерә башлаячаклар, ел саен шул хәл”, ди Тинчурин театрының әдәби бүлек мөхәррире Шамил Фәрхетдинов.

Бәйгегә караш төрлечә – әйтик, Әлмәт театры аңа зур өметләр баглый, Минзәлә театры артык ышаныч белдерми, Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова “Берничә әсәрне үзем өчен билгеләп куйдым. Вакыты җиткәч куярмын да бәлки” диде.

“Яңа татар пьесасы” бәйгесенең җиңүчеләре арасында “Татар-информ”ның ике хезмәткәре бар.

Бишлеккә өстәмә.

“Татар җыры” фестивале. "Барс медиа" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган фестиваль ел дәвамында татар эстрадасы җырчыларының иҗатына нәтиҗә ясау булып тора. Җырчыларның уңышларын бәяләп, аларга "Алтын Барс" премиясе тапшырыла. Нигездә "Барс медиа" белән хезмәттәшлек иткән җырчылар катнаша.

Быел концертны тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Мәгълүмат өчен: Быел “Татар моңы” бәйгесе алдыннан үткәрелә торган матбугат конференциясендә Салават Фәтхетдинов: “Марат («Барс Медиа» Инновацион эшлекле үзәк җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директорлар советы рәисе Марат Гәрәев) “Барс-медиа”ны барлыкка китерде. Ул татар эстрадасын ясаган кеше, ул татар җырының бәясен күтәрде. Чөнки рус концертларына караганда татар концертлары арзанрак тора иде, бу кимсетә торган күренеш иде. Марат оештырган “Татар җыры” концертларына билет табып булмый. Бу яхшы!” дип билгеләп үткән иде.

Быел Салават Фәтхетдиновның концертта катнашмавы тамашачы өчен кызыклы яңалык булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100