news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда Казан юлларындагы һәлакәтләрдә 250 бала каза күргән

Казандагы бу төр һәлакәтләренең төп сәбәпләре үзгәрешсез: җәүяле юлында бәрдерү һәм балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәмәү.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). 2016 елда Татарстан башкаласында балалар җәрәхәт алган 245 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда ике бала һәлак булган, 250 бала төрле дәрәҗәдә каза күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар белән бәйле һәлакәтләренең яртысында йөртүчеләр гаепле. Алар тиешле интервал һәм дистанцияне сакламаган, җәяүлеләргә юл бирмәгән.

Балалар зыян күргән юл һәлакәтләренең биштән берендә үсмерләр үзләре гаепле. Монысында һәлакәт күп очракта яшь казанлыларның юл аша ярамаган урыннарда чыгуы аркасында булган.

Шулай ук еш кына балалар урамнарда зур башлыклар киеп, колакчыннарда музыка тыңлап, үз гаджетларына төбәлеп йөри.

Балага кичке юлда яхшы күренергә яктылык кайтара торган элементлар ярдәм итә ала. Җәяүле бу очракта 350 метр ераклыктан күренә. Бу исә йөртүчегә кешене бәрдермәс өчен тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

Еш кына ата-аналар төрле кибетләрдән сертификатлары булмаган балалар кәнәфиләрен сатып ала, аны багажникта йөртә. Инспектор бу уңайдан кисәтү ясаса, аның машинада барлыгын шуннан чыгарып күрсәтә. Балаларны бу кәнәфигә утырткан очракта да, бала еш кына эләктереп куелмый. Беренче очракта да, икенчесендә дә ата-аталар балаларның куркынычсызлыгы турында кайгыртмый, ә бары штраф алудан гына курка, дип җиткерә идарәнең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100