news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда "Халык контроле" системасындагы мөрәҗәгатьләрнең 74 проценты чишелеш тапкан

Былтыр системага яңа категорияләр өстәлгән.

(Иннополис, 3 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган елда "Халык контроле" системасында барлык категорияләр буенча 43 мең 387 мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның 74 проценты хәл ителгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2016 елга йомгак ясау һәм 2017 елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Министр "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасының "Ачык Хөкүмәт"нең иң популяр механизмы булуын билгеләп узды. Хәзерге вакытта системага 54 категория буенча мәгълүмат кабул ителә. Былтыр яңа категорияләр дә өстәлгән: су биологик ресурсларын канунсыз юл белән файдалану; су объектында киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару; парк һәм скверлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100