news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда дөньяда 57 журналист һәлак булган

"Репортеры без границ" оешмасы мәгълүматлары буенча, журналистларның гомере низаглы территорияләрдә өзелгән.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”) 2016 елда үзенең һөнәри вазифасын башкарганда 57 журналист һәлак булган. Бу хакта “Репортеры без границ” оешмасы еллык тикшеренү нәтиҗәләрендә игълан иткән, дип яза ТАСС агентлыгы. Үткән ел дөньяда 67 журналистның гомере өзелгән булган.

Нигездә, журналистлар низаглы территорияләрдә эшләгәндә һәлак була. Беренче урында Сирия тора, анда 19 журналистның гомере өзелгән. Аннан соң – Әфганстан (10 кеше), Ирак (7 кеше) һәм Йемен (5 кеше) илләре килә.

Беренче тапкыр бу исемлеккә профессиональ журналист булмаган кешеләрне – блогерларны (9 кеше) һәм гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә мәгълүмат биреп, шуның аркасында һәлак булган башка һөнәр ияләрен дә (8 кеше) керткәннәр.

Бу аянычлы исемлекнең узган елдагы белән чагыштырганда берникадәр кыскаруын журналистларның бүген Сирия, Ирак, Ливия, Йемен, Әфганстан, Бангладеш һәм Бурудни кебек хәвефле илләргә бармаска тырышуы белән аңлаталар. “Нәтиҗәдә әлеге дәүләтләрдән мәгълүматлар бик аз”, – дип бәяли оешма.

Тикшеренүләр алып барылган соңгы ун елда, үз һөнәри вазыйфаларын башкарганда дөньяда барлыгы 780 журналист һәлак булган, дип белдерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100