news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2016 елда Чаллыда ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны 2 процентка арткан

Шәһәрдә ВИЧ-инфекциясе һәм җенси юл белән күчә торган йогышлы авыруларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 2016 елда Чаллыда ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны алдагы ел белән чагыштырганда 2 процентка арткан. Инфекциялеләрнең күпчелеге ир-атлар – 70,3 процентны тәшкил итә. Алар арасында чирләү очрагы 3,4 процентка үскән. Чирнең 4,5 процентка  20-29 яшьлекләр арасында да үсүе күзәтелгән. Ә 30-39 яшьлекләр арасында 6,8 процентка кимү күзәтелә. Шул ук вакытта 40-49 яшьлек кешеләрнең чирләү очрагы 3,7 процентка арткан.

Әлеге саннарны Чаллыда узган ВИЧ-инфекцииясе һәм җенси юл белән күчә торган йогышлы авыруларны профилактикалау буенча ведомствоара шәһәр комиссиясе утырышында хәбәр ителде. Чарада комиссия рәисе, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм каланың Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев та катнашты. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot