Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2016 елда Чаллы җитәкчеләре шәһәр халкының 14 215 мөрәҗәгатен караган
2016 елда бу система аша 3639 гражданин мөрәҗәгать иткән.
(Чаллы, 7 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Соңгы вакытларда Чаллы халкы үзен борчыган мәсьәләләр белән җитәкчеләргә еш мөрәҗәгать итә башлады. Моның өчен хәзер мөмкинлекләр дә күбрәк. Үзеңне борчыган гозерне социаль челтәрләр, “Халык контроле” порталы аша җиткереп була. Кулдан язылган хатлар да игътибарсыз һәм җавапсыз калмый. Шәһәр башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова әйтүенчә, 2016 елда гаржданнардан кергән 14 215 мөрәҗәгать каралган. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 7 процентка артык, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Гөлнар Карловна әйтүенчә, мөрәҗәгатьләр саны күп булса да, 2015 ел белән чагыштырганда темплар 25%тан 7%ка төшкән. Чаллы халкы арасында язмача мөрәҗәгатьләр популяр булып кала. Узган елда интернет-кабул итү системасы аша 9 398 сорау кергән. 7 882 кеше җитәкчеләргә шәһәр сайты аша мөрәҗәгать иткән.
Шунысы игътибарга лаек, сораулар җавапсыз калмый. Дөрес, аларның кайсысына җавап тиз табыла, ә икенче мәсьәләрне хәл итәргә вакыт һәм акча кирәк. 2016 елда кергән 14 215 мөрәҗәгатьнең 2 333 уңай хәл ителгән. Калганнары буенча аңлатмалар һәм киңәшләр бирелгән.
Чаллы халкының күпчелеген торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы мәсьәләләр борчый (3 067). Икенче урында – төзелеш тармагы ( 1 301). 878 кеше транспорт хезмәте һәм юл хуҗалыгы тармагыннан канәгать түгел. Мөрәҗәгатьләрнең 820се мәгариф өлкәсенә кагыла. Кануннарны үтәүне тәэмин итү һәм хокук тәртибе буенча мөрәҗәгатьләр 302. 135 шәһәрдәшебез сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәлә белән җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән. Шунысы игтибарга лаек, хәрби хезмәткә кагылышлы сораулар узган елда 6 гына булган.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә уңайлы форма. Аның Чаллы халык арасында популярлыгы елдан-ел арта бара. 2016 елда бу система аша 3639 гражданин мөрәҗәгать итте. Бу 2015 елга караганда 28,5 процентка артык. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне системалы хәл итү быел да дәвам итә”, – диде башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова.
Узган елдагы мөрәҗәгатьләрнең 75 проценты хәл ителгән. Бу инде шәһәр җитәкчеләренең халыкны борчыган мәсьәләләргә битараф түгеллеген раслый. “Мөрәҗәгатьләр саны артачак, моны хупларга кирәк. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: максатчан, системалы эш алып барылганда шәһәр тормышына кагылышлы сорауларны уңай хәл итеп була”, – ди шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.
Шәһәр тормышын яхшыртуга кагылышлы сорауларны социаль челтәрләр, “Халык контроле” порталы яисә хатлар язып җитәкчеләргә җиткерергә генә кирәк. Кабул итү көннәрендә, халык белән очрашуларда да җитәкчеләр шәһәрдәшләрнең сорауларын җавапсыз калдырмыйлар. Шәһәр тормышына битарафлык күрсәтмәскә кирәк. Шул вакытта Чаллыда яшәү тагын да матур, уңайлы булыр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз