Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2016 елда “Бигеш” аэропорты пассажирлар агымын 4 процентка арттырган
2016 елда пассажирлар агымы 380 997 кеше тәшкил иткән.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 2016 елның 25 декабрендә “Бигеш” халыкара аэропорты үзенең 45 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей елы уңышлы булды һәм мөһим вакыйгалар белән истә калды: беренчедән, аэропорт федераль әһәмияттәге аэропортлар исемлегенә кертелде, икенчедән, “Россия һава капкалары” 2 нче милли премиясенең “Россиянең иң яхшы аэропорты” номинациясендә пассажирларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүгә иреште, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә Кама аръягы халкы ешрак һава транспортына өстенлек бирә, “Бигеш” халыкара аэропортында пассажирлар артуы шуны дәлилли. 2016 елда пассажирлар агымы 380 997 кеше тәшкил иткән, бу 2015 ел күрсәткеченнән 4 процентка югарырак. 2016 ел нәтиҗәләре буенча йөк әйләнеше 35 процентка арткан һәм 500 333 кг тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз