news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда автомобиль төзүчеләр узган елгы җитештерү күләмен саклап калырга тиеш

Бу хакта РФ Сәнәгать министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры А.Наумов белдерде

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). 2016 елда Россиядә автомобиль индустриясенә дәүләт ярдәме дәвам итәчәк. Шул ук вакытта предприятиеләр 2015 елдагы җитештерү куәтләрен киметергә тиеш түгел. Бүген бу хакта  "TIAF" II халыкара автомобиль төзүчеләр форумында РФ Сәнәгать министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры А.Наумов белдерде.

"Бүген җитештерү куәтләре йөкләмәсе 40 процент тәшкил итә, без моңардан түбән төшәргә тиеш түгел", - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, агымдагы елда дәүләт ярдәмен тормышка ашыру буенча чаралар дәвам иттерелергә тиеш. Югыйсә, җитештерү 800 мең автомобильгә кадәр кимергә мөмкин.

Быел көпчәкле транспорт чаралары паркын яңарту, ташламалы лизинг һәм автокредитлар, газ-мотор ягулыгында ТКХ техникасына ихтыяҗны стимуллаштыру һәм шәһәр транспортын сатып алуга субсиядияләр тәкъдим итү программаларына ашыгыч ярдәм машиналары паркын яңарту буенча яңа программалар да өстәләчәк.

Наумов ассызыклаганча, бүгенге икътисади шартларда, экспортка йөз тотарга кирәк.

Россия продукциясен чыгару өчен илләр арасында федераль министрлык вәкиле Мексика, Куба, Эфиопия, Алжир, Һиндстан, Вьетнам, Иран һәм Мисырны атады. Моннан тыш, түрә фикеренчә, Европадагы хезмәттәшләр белән дә кооперацияне җайга салу зарур. "Бүген бер генә автомобиль дә бер дәүләт кысаларында гына эшләнә алмый", - дип ассызыклады ул.

Европа бизнесы ассоциацияләре генераль директоры Франк Шауфф фикеренчә, бүген Россия, шул исәптән Татарстан автомобиль төзелеше предприятиеләренең Европаның әйдәп баручы автомобиль индустриясе вәкиләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен әйбәт шартлар булдырылган. "Кризис вакытында яңа элемтәләрне үстерү һәм икътисад күтәрелгәч, табыш белән эшләү мөмкинлеге бар", - дип билгеләп үтте ул.                                                        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100