news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 елда 130 мең татарстанлы ГТО нормасын тапшырган

Татарстанның “ГТО” мәгълүмат системасында 455 мең кеше теркәлгән. Бу – даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өчтән бере.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Алинә Минневәлиева). 2016 ел нәтиҗәләре буенча ГТО нормаларын тапшыруда 130 меңнән артык республикалы катнашкан. Уңышлы тапшырган 34 329 кеше махсус значокларга ия булган. Әлеге күрсәткеч Россия төбәкләре арасында Татарстанны лидерлар рәтенә чыгара.

“2017 елда бу юнәлешкә 21 миллион 850 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу хәзерге вакытта эшләп килгән 51 үзәкнең 17сен финансларга ярдәм итәчәк. Татарстанның бу тармакта да лидер урыннарны саклап кала алсын өчен, дәүләт тарафыннан булган ярдәмне арттырырга кирәк”, – ди Казан шәһәрендә “ГТО” комплексын кертү буенча куратор Артур Сабитов.

Быел “ГТО” комлпексы системасында яңалык бар: “Звезда ГТО” дип аталган социаль якка юнәлтелгән бонус программасы. Аның төп максаты – 18 яшьтән өлкәнрәк халыкны спортка, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга җәлеп итү. Программа физкультура һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнү өчен финанс мөмкинлекләре булдырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук спорт җиһазларын сатып алуга ташламалар системасын тәкъдим итәчәк.

2016 ел дәвамында ГТО нормаларын тапшыру өчен күнекмәләр уздырырга махсуслаштырылган114 мәйданчык төзелгән.Быел тагын 59 мәйданчык төзү планлаштырыла.

Белешмә:
2014 елда ГТО Бөтенроссия спорт комплексы яңартылды.
2015 елда исә Татарстан 12 пилот төбәкләр арасына керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100