news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2016 ел Тәлгать Тәҗетдинның "эпатажлы" тәкъдиме белән башланган иде – Дамир Мөхетдинов

2016 ел башында Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе үзенең баш мөфти исемен Камил Самигуллинга тапшырырга тәкъдим иткән иде.

(казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). 2016 елда Россиядә мөселманнар өммәте эчендә "тетрәүләр" күп булганлыгы турында Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, сәяси фәннәр кандидаты Дамир Мөхетдинов еллык нәтиҗәләр турындагы мөрәҗәгатендә әйткән.

“2016 ел мөхтәрәм Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Тәҗетдинның эпатажлы тәкъдиме белән башланып киткән иде. Тәлгать Тәҗетдин үзенең баш мөфти исемен Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Самигуллинга тапшырырга, ә оешманың рәисе вазифаларын улына - Мөхәммәд Тәҗетдинга тапшырырга тәкъдим иткән иде. Февраль аенда исә Тәлгать Тәҗетдин тарафыннан Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге Диния нәзарәте рәисе Равил Панчеев вазифаларыннан азат ителгән иде”, -дип, еллык нәтиҗәләр ясады Россия Федерациясе Мөселманнарның Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары. 

Дамир Мөхетдинов шулай ук елның икенче яртысында Ханты-Манси автоном округы Диния нәзарәте Үзәк Диния нәзарәте составыннан чыгуы турында, ә Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир Крганов декабрь башында Россия мөселманнары Дини шурасын булдыру турында игълан итүен дә әйткән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100