news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 нче елга ТР бюджеты Закон проектында барлык социаль программалар саклануы мөһим – Фәрит Мөхәммәтшин

2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына ТР бюджеты беренче укылышта кабул ителде

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында "2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы 1-5 номерлы ТР Законы проекты беренче укылышта кабул ителде.

"Безнең алда хәзер төп бурыч – халык алдында төп бурычларыбызны саклап, безгә бәйле булмаган катлаулы шартларда төп финанс документын җитди һәм дөрес итеп кабул итү. Иң мөһиме - бер социаль программаның да югалуга дучар ителмәве. Былтыр гамәлдә булган барлык 25 программа да саклана. Бәлки кайберләренең финанслау күләме кыскартылыр..." – дип билгеләп узды ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Бюджет 5,3 млрд сум күләмендәге дефицит белән кабул ителде.

ТР бюджетының керем, чыгым күрсәткечләре, бюджет кытлыгы күләмнәре турында инде бүген хәбәр биргән идек.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге бюджет ТР Президенты тарафыннан еллык юлламада куелган өстенлекле бурычларны, РФ Президентының "май" указларын үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100