news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 нче елда Татарстан колонияләрендә хөкем ителгән затлар тарафыннан барлыгы 26 җинаять кылынган

Татарстан колонияләрендә алар арасында хокук бозулар саны 10 процентка арткан

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче елда нормаларга буйсыну буенча таләпләрне көчәйтү һәм видеоконтроль чараларын куллану Татарстанның иректән мәхрүм итү урыннарында хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган хокук бозуларны күбрәк ачыкларга ярдәм иткән. Шул рәвешле, аларның саны 10 процентка арткан. Бу хакта бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин белдерде.

Аның сүзләренә караганда, былтыр спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм куллану факты буенча 15 хөкем ителгән зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Мондый хокук бозулар, башлыча, 3,8 һәм 10 нчы төзәтү колонияләрендә теркәлгән. “Кагыйдә буларак, спиртлы эчемлекләр куллану җитди тискәре нәтиҗәләргә китерә”, - дип билгеләп узды Хәмәдишин. 2 һәм 10 нчы төзәтү колонияләрендә шушы сәбәп аркасында 2 үтерү очрагы булган.

2015 нче елда 26 җинаять кылынган, үсеш - 50 процент дәрәҗәсендә. “Җинаять эшләренең күпчелеге учреждениеләр администрацияләре инициативасы белән кузгатылды”, - диде докладчы.

Искәртеп үтик: иң мөһиме – 2015 нче елда массакүләм тәртипсезлекләргә, чуалышларга, сак астыннан качуларга юл куелмаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot