Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2015 елгы Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында FINA башкаручы директоры Казанның 4 нче сырхауханәсендә булды
Аңа киңкүләм спорт чарасында хезмәт күрсәтүдә студентлар сырхауханәсе мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску, “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры Азат Кадыйров озатуында, Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Казанның 4 нче студентлар сырхауханәсендә булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Сырхауханәнең баш табибы Айрат Зыятдинов кунакларны учреждениенең структура бүлекләре эше белән таныштырды.
Корнель Маркулеску һәм Азат Кадыйровка 2015 елгы Дөнья чемпионатында медицина хезмәте белән тәэмин итү концепциясен тәкъдим иттеләр.
Фотосурәт minzdrav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз