news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 елгы дөнья чемпионатына волонтерлар арасында конкурс 1 урынга 5 кеше тәшкил итә

Бу кайбер вуздагыга караганда да күбрәк, дип шаяртты "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров

 (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). 20 сентябрьдән башлап спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру комитетына волонтерлардан 12 меңнән артык гариза алынды, дип хәбәр итте "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров. Искәртеп узабыз: 2015 елгы дөнья чемпионатына 2,5 мең волонтер сайлап алу ниятләнә.

"Төбәкләр дә, Татарстан Республикасы да бик актив эшли, - ди Азат Кадыйров. - Конкурс кайбер вузларга укырга керү  белән чагыштырганда да көчлерәк - 1 урынга 5 кеше", - дип шаяртты ул.  

news_right_1
news_right_2
news_bot