news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 елгы Дөнья чемпионатына инде 25 меңнән артык билет сатылган

Казанда ачык суда йөзү буенча Россия чемпионатын уздырып булмаячак, ди министр Владимир Леонов

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 2015 елның җәендә Казанда үтәчәк спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 25 меңнән артык билет сатылган.

“Бүгенге көндә ярышларга 25 меңнән артык билет сатылган. Илдә олимпия уеннары, Универсиада үткәннән соң, халык инде билетларны алдан алып кую кирәклеге турында белә”, - дигән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов “Р-Спорт” агентлыгына.

Аның сүзләренчә, суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча катнаш дуэтлар кебек яңа дисциплиналар кертү оештыручыларга әллә ни кыенлык тудырмады. Халыкара ярышларга әзерлекләрнең башка үзенчәлекләре дигәндә, министр ачык суда йөзү өчен трасса ярышлар башланганчыга кадәр ике атна алдан әзер булачагын ышандырды. “Шулай ук ачык суда ярышлар үткәрергә дә планлаштырабыз, чемпионат якынлашкан көннәрдә. Бу төп чара булмаячак, бары тик шулай трассаны гына сынап карыйбыз. Казанда ачык суда йөзү буенча Россия чемпионатын уздырып булмаячак, чөнки вакыт кысаларында сыешмыйбыз, ә җыелма команданың әзерлек буенча үз планнары бар”, - ди министр Леонов.

news_right_1
news_right_2
news_bot