news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елга ТР бюджетына 145 төзәтмә кертү турында тәкъдим булган

Республика депутатлары, дәүләт органнары җитәкчеләре, ведомство вәкилләре бу хакта фикер алышты

 (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет җитәкчесе Леонид Якунин алып барды.

Анда 2015 елга кабул ителәчәк бюджет проектына үзгәрешләр, төзәтмәләр кертү мәсьәләләрен карадылар. Фикер алышуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент вәкиллереннән тыш, дәүләт органнары җитәкчеләре, ведомство вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә 6 сорау чыгарылды. Алар транспорт салымына, оешмалар милкенә салым, ТРның инвестицион салымы һ.б. закон проектларына үзгәрешләр кертүгә кагыла.

Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитетына кабул ителәчәк бюджет проектына 145 төзәтмә кертергә дигән тәкъдим булган. Кайбер төзәтмәләрне кертергә сораучылар фикерләрен үзгәртү сәбәпле, 135 төзәтмә калган.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, бюджет проектын караганнан соң, бюджетка кертелә торган үзгәрешләрне өч блокка бүлеп карарга мөмкин булуын белдерде. Аның беренчесе федераль бюджет, икенчесе Татарстанның киләсе елга кабул ителә торган бюджет проектын редакцияләү, өченчесе исә яңа кабул ителгән актларга бәйле.

КПРФ фракциясе, мисал өчен, бюджет проектына 30 төзәтмә кертергә тәкъдим иткән булган. Сәяси партия җитәкчесе Хафиз Миргалимов, фикер алышулардан соң, бары 8 төзәтмә генә калуын хәбәр итте.

Партия бюджет проектына кертергә сораган үзгәрешнең иң мөһиме - бюджет керемнәрен 13 процентка (19 миллиард сум) арттыру. Бюджетның күләмен арттыруны ул нефть бәясенең, долларның тотрыклы булмавына бәйле булуы белән аңлатты. Бюджет керемен салымнарның күләмен арттыру белән ирешеп була, дип саный ул. Беренче чиратта, Хафиз Миргалимов керемгә һәм оешмалардан алынган салымнарны арттырырга кирәклеген дә искәртте. Әмма депутатлар бу төзәтмәне кире какты. Шулай ук, башка төзәтмәләр дә кире кагылды. Сәбәбе - төзәтмәләрнең тулысынча уйланып, эшләнеп бетмәве һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100