news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 елга Татарстанның Арча районындагы һәр авылда гаилә фермасы ачу планлаштырыла

Югары технологияле җитештерү барлыкка килүе авылның алга таба үсешенә этәргеч бирәчәк

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 2015 елга Татарстанның Арча районындагы һәр авылда берәр генә булса да гаилә фермасы ачу планлаштырыла. Югары технологияле җитештерү барлыкка килүе авылның алга таба үсешенә этәргеч бирәчәк. Һәрхәлдә, район Башкарма комитеты шундый фикердә.


2010 елда районда барлыгы 2 гаилә фермасы булдырылган, 2011 елда тагын 8 югары технологияле производство дәүләт ярдәме алган. Агымдагы елда исә районда 10 гаилә фермасы эшләп китәргә тиеш, алар хәзер төзелеш хәлендә. Перспектикада районның һәрбер торак пунктында 1әр гаилә фермасы ачу планлаштырыла, бу авыл инфраструктурасы үсешенә этәргеч бирер дип көтелә.

Район башкармасындагылар, фермаларның район икътисадына өлеше турында ни дә булса әйтү әле иртәрәк, ләкин уңай яклары бар, дип саныйлар. Терлекчелек җитештерү өлкәсендә яңа ачылганнарында 30лап яңа эш урыны барлыкка килде, монысы авыл халкының мәшгульлеге мәсьәләсендә бик әһәмиятле, ди алар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot