news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елга Татарстанда игенчелек күләме тәгаенләнде

Яңа чәчү кампаниясенә әзерлек буенча иң катлаулы мәсьәлә итеп финанс ягыннан тәэмин итү аталды

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчеләре 2015 елда игенчелек күләмен киметергә уйламый, чәчүлек мәйданнары узган елгы дәрәҗәдә калачак - 2,9 миллион гектар. Бүген бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры -  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Министр үз чыгышында 2014 елда игенчелек тармагына нәтиҗәләр ясады. Республика буенча тулаем алганда 6,1 миллион тонна ашлык җитештрелгән. "Татарстан чәчүлекләренең һәр гектры 22,6 центнер ашлык берәмлеге биргән, гәрчә 30 һәм аннан күбрәк центнер алынырлык итеп эшләнсә дә,-  диде Марат Әхмәтов. - Корылык нәтиҗәсен күрсәтми калмады".

"Узган ел үсемлекчелек продукциясенә ихтыяҗ зур булды, бәяләре дә шактый кыйммәт иде. Агымдагы елда да шундый ук тенденция сакланыр дип өметләнәбез, - дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Шуңа да безгә, авырлыкларга карамастан, чәчү мәйданнарын саклап калырга кирәк - бу 2,9 миллион гектар дигән сүз. Әлбәттә, культураларны базар таләпләрен истә тотып билгеләү зарур".

Мәйданы 590 мең гектар тәшкил иткән уҗым чәчүлекләре турында сөйләгән вакытта, Марат Әхмәтов, бүгенге көндә алар  өчен бернинди куркыныч та юк, дип белдерде.

Яңа чәчү кампаниясенә әзерлек буенча иң катлаулы мәсьәлә итеп министр финанс яктан тәэмин итүне атады. Татарстанда чәчү кампаниясенә 17 миллиард сумнан артык акча кирәк. Язгы кыр эшләре башланганчы, 1 майга республиканың агросәнәгать комплексында 20 миллиард сум акчалата табыш көтелә, аларның 12 миллионы - чәчү эшләренә катнашы булган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә. Әмма әлеге сумманың да өчтән бере генә чәчүгә тотылачак.

Марат Әхмәтов кирәкле матди ресурслар: ашлама, үсемлекләрне саклау чаралары, запас частьләр, орлыккка бәяләр күтәрелгәнне ассызыклап үтте. Тулаем алганда, чәчү 5 миллиард сум күләмендә кыйммәтләнер дип фаразлана. "Язга әлеге ресурслар тагын да кыйммәт булачак. Шуңа да финанс мөмкинлеге булган очракта, аларны сатып алуны сузмаска кирәк", - дип мөрәҗәгать итте министр хуҗалык җитәкчеләренә.

Министрның докладын шәрехләп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков агросәнәгать комплексында, тулаем икътисад тармагындагы кебек үк, 2015 ел катлаулы булырга охшап тора, дип белдерде. "Бәяләр күтәрелүдән котылып булмый, өстәвенә, акча кытлыгы да булачак. Әмма авыр һава торышы циклы тәмамлангандыр, дип өметләнәм", - дип нәтиҗә ясады ТР Премьер-министры.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100