news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елдан доллар курсы минимум чиккә җиткән

Америка валютасы 55,585 сумга кадәр төшкән.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Сишәмбе көнне сатуда доллар курсы 55,585 сумга кадәр төшкән. Бу хакта “Ведомости” яза.

Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 40 минутта доллар курсы 55 сум 73 тиенгә җиткән. Шул ук вакытта евро 68 сум 72 тиенгә кадәр арткан.

Бер көн элек сатуда доллар 56 сумнан түбән төшкән, евро исә — 69 сумнан кимегән. Америка рейтинглык агентлыгы карары белән Россия кредит рейтингы күтәрелү шулай тәэсир иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100