news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елдан башлап, пенсиягә чыгуга караганда, эшләү отышлырак булачак

Һәрхәлдә, РФ Хөкүмәте шундый кызыксындыру чарасы әзерли

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 17 мартта Мәскәүдә РФ Пенсия фонды идарәсенең РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова катнашында уздырылган киңәйтелгән утырышында Россия пенсия системасын өстенлекле үстерү турында сүз булды, дип белдерде бүген әлеге фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

РФ Хөкүмәте гражданнар соңрак пенсиягә чыксын өчен кызыксындыру чаралары карап куйган, аерым алганда, 2015 елдан башлап, пенсия акчасы аз булмасын дисәң, пенсиягә чыкканда кимендә 30 ел хезмәт стажы таләп ителә, ә пенсия суммасын арттыру өчен, лаеклы ялга чыгып тормастан, хезмәт юлын дәвам иттергәннәрнең пенсиясенең беркетелгән база өлешенә елына 6 процент акча өстәлә бара, ләкин, 30 елга тулмаган очракта, һәр ел өчен аннан 3 процент киметеп исәпләнә. Дөрес, картлык буенча пенсиягә чыгу яшен үзгәртү мәсьәләсе әлегә каралмый, диде ул.

Хәзерге вакытта пенсия 2 өлештән тора: беркетелгән иминиятләштерелгән өлеш (фиксированная страховая часть) һәм туплам өлеш (накопительная часть), ә 2010 елга кадәр пенсия 3 өлештән тора иде: база, иминиятләштерелгән һәм туплам өлешләрдән. Дәүләт пенсиясе алу өчен, 3 шартны үтәү кирәк: кимендә 5 ел гомуми хезмәт стажы булу, туплам взнослары, пенсия яшенә җитү (хатын-кызга – 55, ир затларына – 60 яшь). 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнар гына түгел, туплам өлешенә акча җыйган 1953 елгы ирләр һәм 1957 елгы хатын-кызлар да хезмәт пенсияләренең туплам өлешен формалаштыруда катнашырга хокуклы, шулай ук дәүләт программасы буенча ирекле рәвештә взнослар салу да гамәлдә. Хәзерге вакытта шушы туплам элемент акчаларын ни рәвешле кулланып булачагы турындагы мәсьәлә РФ Дәүләт Думасында карала, ул акчаны 2023 елда түли башлау планлаштырыла, дип шәрехләде бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегендә “Пенсиягә кагылышлы яңа законны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре” темасына үткәрелгән республикакүләм семинарда ясаган чыгышында әлеге бүлек идарәчесе Марсель Имамов. Семинар эш бирүче оешмаларның кадрлар белән эшләүче хезмәтләре һәм бухгалтерия җитәкчеләре өчен махсус оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100