Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2015 елда югары уку йортлары яңа кагыйдәләр буенча бәяләнәчәк
Төп үзгәреш “эшкә урнашу” юнәлешенә кагылачак.
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел югары уку йортлары эшчәнлеге яңа кагыйдәләр буенча бәяләнәчәк.
Моңа кадәр вуз тәмамлаучылар турындагы мәгълүмат халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләреннән килә иде: кеше хезмәт биржасында теркәлгән булса, ул эш эзли, юк икән, димәк, аның эш урыны бар. Хәзер исә статистик мәгълүмат Пенсия фондыннан алыначак: эш бирүче взнослар күчерә икән, димәк, чыгарылыш курс студенты югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашкан. Шул рәвешле, яңа методика эшкә урнашу дәрәҗәсенең реаль күрсәткечләре белән тәэмин итәчәк. РФ Министрлар Кабинеты бу уңайдан законга кирәкле үзгәрешләрне кертте инде: Россия Хөкүмәте карары буенча белем һәм квалификация турындагы документлар хакында мәгълүматларның федераль реестрына кешенең туу датасы, җенесе һәм югары уку йортында белем алган юнәлеше күрсәтеләчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы да, Пенсия фонды да әлеге реестрдан вузны тәмамлаучылар турында мәгълүмат алырга һәм аның белән үзара бүлешергә хокуклы була. Мониторингның тагын бер яңалыгы: вуз мөгаллимнәренең уртача хезмәт хакын исәпләү. Өстәвенә, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да хезмәткәрләренең эш хакы турындагы мәгълүматны җиткерергә тиеш була. Тагын бер яңалык: моннан соң инфраструктур казанышлар исәпкә алынмаячак. Мәсәлән, белем алуның яңа формалары, шул исәптән дистанцион белем алу да, зур мәйданнар таләп итми. Дәрес үткәрү өчен берничә компьютер һәм 1-2 аудитория дә җитә. Моңа кадәр бер студентка каралган мәйдан вузлар өчен авыр йөк була. Әгәр югары уку йортының аудиторияләре кирәгеннән артыграк булса, ректорлар алар өчен коммуналь түләүләрне ни рәвешле башкару турында баш вата. Мониторингта бу критерий буенча, гадәттә, югары күрсәткечләр тора. Вузның мәйданы кечкенә булса (бу яңа югары уку йортларының күбесенә кагыла), әлеге критерий буенча күрсәткечне үтәү бик авыр була. Нәтиҗәдә, яхшы вузлар да начарлар рәтенә эләгә иде. Кайбер намуссыз югары уку йортлары, чынлыкта, ике смена укытса да, хәйлә кулланып, исәпләүләрне бер смена өчен генә үткәргән. Үз вакытында әйдәп баручы вузлар ректорлары әлеге шикле критерий уңаеннан фикерләрен белдергән иделәр инде, дип яза “Российская газета”.
Әлеге язма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз