news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елда Россиядә пенсияләр тулысынча индексацияләнә

Закон белән индексацияләү каралган башка пособиеләр дә компенсацияләнә

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 2015 елда Россиядә пенсияләр, инфляциягә бәйле рәвештә, тулысынча индексацияләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец белдерде.

"Российская газета" язганча, законга бәйле рәвештә, 1 февральдән иминият пенсияләре узган елгы инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнә. Хәзерге вакытта Россия Пенсия фонды бюджеты проектына 2015 елның 1 февраленнән бары 7,5 процентка гына индексацияләү салынган.

"Шундый вазгыять туа һәм инфляция күп артып, безне индексацияләү параметрларын яңадан карарга мәҗбүр итә икән, пенсияләр индексацияләнәчәк, чөнки закон буенча ул булган инфляция дәрәҗәсендә компенсацияләнергә тиеш", - диде Голодец. Аның сүзләренчә, моның өчен акча бар һәм пенсияләр генә түгел, закон белән индексацияләнергә тиешле башка пособиеләр дә компенсацияләнәчәк.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100