news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елда Россиядә мәгариф өлкәсенә 3,3 триллион сум акча тотылачак

Мондый фаразны РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов игълан итте

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, Россиядә мәгариф өлкәсенә инвестицияләр, тулаем эчке продуктка (ВВП) караганда, тизрәк үсә.

"Быел муниципаль, федераль, төбәк дәрәҗәләрендәге белем бирү өлкәсенә чыгымнар беренче тапкыр 3 триллион сумнан артып китте. Ә киләсе елда 3 триллион 300 миллиард сум булыр дип фаразлыйбыз. Бу, һичшиксез, Хөкүмәтебез өчен дә, җәмгыять өчен дә белем бирү тармагының өстенлекле булуын күрсәтә", - дип  Ливанов сүзләрен китерә "Российская газета".

Министр сүзләренчә, педагогларга хезмәт хакын арттыру, балалар бакчалары төзү һәм югары белем бирүне үстерү буенча барлык планнар да үтәлгән. Әмма "финанслауга бәйле проблемалар юк түгел, һәрвакыттагыча ,күбрәк булуны телисең бит",  - дип йомгаклаган фикерен түрә.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100