Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2015 елда һәм аннан соң туганнарга сигарет сатылмаячак – матбугат чаралары
Коммуналь фатирларда, җәмәгать өчен каралган барлык төр автотранспортта, тукталышларда тәмәке тартуны тыярга мөмкиннәр.
(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядә 2015 елда һәм аннан соң дөньяга килгән гражданнарга 2033 елдан сигарет сатылмаячак. Һәрхәлдә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Әзерләнгән документ инде федераль ведомстволарга, шул исәптән Финанслар министрлыгына, Икътисади үсеш министрлыгына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Мәдәният министрлыгына, Федераль таможня хезмәтенә һәм башка органнарга җибәрелгән, дип белдерә "Известия" газетасы.
Документта коммуналь фатирларда, җәмәгать өчен каралган барлык төр автотранспортта, пассажирларга шәһәрара һәм халыкара траспорт хезмәте күрсәткәндә, транспорт тукталышларында һәм алар тирәсендәге 3 метр арада тәмәке тартуны бөтенләй тыю турында да сүз бара. Шулай ук сәүдә үзәкләре ишекләре яныннан 3 метрга кадәр арада, җәяүлеләр өчен ясалган җир асты һәм җир өсте юл кичүләрендә, хәтта шәхси транспортта балалар булганда тәмәке тарту тыела. Бинаның нинди типта булуына карамастан, ул хәтта үз фатирың булса да, тәмәке тартуга каршы булган кешеләр янында тәмәке пыскыту тыела.
2015 елда һәм аннан соң туганнарга балигълык яше җиткәч тә тәмәке сату тыелырга мөмкин – бу яңалык булып санала.
Сәламәтлек саклау министрлыгы концепциясе хупланып кабул ителгән очракта тартмый торган тәмәке эшләнмәләрен җитештерүгә, читтән кертүгә һәм аларның таралышына киртә куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз