news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елда Казан яшеллеккә һәм чәчәккә күмеләчәк – Илсур Метшин

“Чәчәк ата торган Казан” акциясенең нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә шәһәребезнең район башлыклары да хисап тотты

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). “Чәчәк ата торган Казан” проекты зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. 2015 елда әлеге акция яңа үсеш алып, Татарстан башкаласы сыйфат һәм сан ягыннан яшеллеккә һәм чәчәккә күмелергә тиеш. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр җитәкчелегенең соңгы “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шундый фикер белдерде.

“Чәчәк ата торган Казан” акциясенең нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә шәһәребезнең район башлыклары да хисап тотты. Беренче чиратта, район башлыклары әлеге акциядә казанлыларның һәм шәһәр предприятиеләренең актив катнашканын билгеләде, дип белдерә мэриянең матбугат хезмәте.

Шулай итеп, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев сүзләренә караганда, “Чәчәк ата торган Казан” акциясен гамәлгә кую вакыты дәвамында ике район территориясендә гомуми мәйданы 13 мең кв.м мәйданда чәчәк түтәлләре булдырылган, 835 вазон һәм кашпо урнаштырылган. Тимур Алибаев нәтиҗәләрнең аеруча да шатландырганлыгын билгеләп узды: алдан чәчәклекләрне 8 мең кв.метр мәйданда утырту һәм 150 вазон урнаштыру планлаштырылган булган. Моннан тыш, планлаштырылган 84 предприятие урынына акциядә 257 оешма катнашкан.

Тимур Алибаев сөйләп узганча, аеруча актив “бакчачылар” “Чәчәкле фантазия” бәйгесендә катнашкан, аның җиңүчеләре район чараларында бүләкләнгән.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, төзекләндергән вакытта Универсиада алдыннан яшеллек утыртылган территория исәпкә алынды, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, 2014 елның җәендә район териториясендә 7498 кв.м чәчәк түтәле булдырылган, бу планнан 138% тәшкил итә дигән сүз. Шулай ук 985 вазон һәм кашпо барлыкка килгән, бу планлаштырылган саннан бер ярымга күбрәк.

Шулай ук Дамир Фәттахов җәмәгать транспорты тукталышларында кашпо урнаштыру казанлылар күңеленә аерым хуш килгәнен билгеләде. Бер генә кашпо да урланмаган һәм бозылмаган, дип ассызыклады җитәкче.

Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятебашлыгы Андрей Лобов районда 28 мең кв.м территориядә 100дән артык чәчәк түтәле булдырылганын сөйләде. Моннан тыш, эшмәкәрләрнең һәм район халкының “яшел инициатива”ны хуплаганын билгеләде.

“Чәчәк ата торган Казан” программасын тормышка ашыру кысаларында Совет районында да шактый эш башкарылган. Биредә 18 мең кв.м артык мәйданда 426 мең чәчк утыртылган, 1865 чәчәк вазоны һәм кашпо урнаштырылган. Узган ел белән чагыштырганда чәчәк белән бизәү күләме 30%-ка арткан. Яшелләндерү эшендә 359 предприятие, оешма, мәгариф оешмасы һәм идарәче компания катнашкан. “Горводзеленхоз” тресты тарафыннан да шактый күләмдә чәчәк утыртылган. Совет районы администрациясе вәкиле хәбәр иткәнчә, 2015 елда 400 меңнән артык чәчәк утырту планлаштырыла.

Мэр “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, предприятиеләр катнашуыннан башка акцияне гамәлгә куюга бернинди бюджет акчасын да җиткереп булмас иде. Шәһәр башлыгы акциянең аеруча актив катнашучыларын бүләкләргә тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы киләсе елга акция дәвам ителеп, сыйфат һәм сан ягыннан үсеш алуына көч куярга чакырды.

Илсур Метшин “Яшел рекорд” проектының чираттагы этабы икәнен ассызыклады, аның кысаларында октябрь һәм ноябрь айларында агач утырту эше оештырылачак. Шәһәр башлыгы акциядә шәһәрнең барлык предприятиеләре катнашыр дигән өметен белдерде.

Ахырда Казан мэры төзекләндерү мәсьәләләре шәһәр өчен өстенлекле булып калганын билгеләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100