news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 елда дөньяның иң яхшы 100 туристик юнәлешенә Казан кергән

Oktogo.ru рейтингы мәгълүматлары буенча, Казан - Яңа ел бәйрәмнәрендә бару өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегендә

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Казан кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү һәм бәяләр нисбәте буенча 2015 елда дөньяның иң яхшы 100 туристик юнәлеше рейтингында 44 нче баскычта тора - trivago.ru кунакханәләрне эзләү һәм бәяләрне чагыштыру системасы сәяхәтчеләр өчен иң популяр шәһәрләр исемлеген төзегән.

Татарстан башкаласы кунакханәләрендә яшәү өчен тәүлегенә 78 евро кирәк. Казан индексы рейтинг буенча 94,85%ны тәшкил иткән. Дөньяның иң яхшы туристик юнәлешләре рейтингына, Казаннан кала, Россиянең тагы ике шәһәре кергән. Калининград 96,4% лы индекс белән 8 нче урынны алган. Санкт-Петербург рейтингта 75 нче урында. Төньяк башкаласында яшәү тәүлегенә 93 еврога төшә.

Искәртеп үтәбез: Oktogo.ru рейтингы мәгълүматлары буенча, Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә бару өчен Россиянең иң популяр шәһәрләренең бишлегенә керде, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100