news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 елда бензин 10 процентка арта

Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы хуплавы буенча, нефть тармагында салым маневры нәтиҗәсендә, бензин бәясе үсәчәк

  (Мәскәү, 21 ноябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Киләсе елда бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре 10 процентка артырга мөмкин, дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович.

“Салым күләме үзгәрү сәбәпле, бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре якынча 10 процентка артырга мөмкин. Бу сан түбәнрәк булыр, әмма 10 проценттан да югары булмас дип өметләнәбез”, - ди Дворкович, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы хуплавы буенча, нефть тармагында салым күләме үзгәрү нәтиҗәсендә, 2015 елда нефтькә эчке бәя, шулай ук ягулык бәясе дә үсәчәк. Бу арту акциз бәясе кимү белән йомшартылырга тиеш.

Ноябрь башында кайбер депутатлар Премьер-министр Дмитрий Медведевка салым маневрын үткәрүне чикләүне һәм мондый механизмга анализ ясауны таләп итү турында хат юлладылар. Алар энергетика комитеты экспертларының фаразларына сылтама белдергән. Экспертлар, салым маневрын үткәргән очракта, 2015 елның беренче яртысында бензин бәясе 20 процентка артачак һәм литры 45 сум тәшкил итәчәк, ә ел ахырында – литры 50 сум, дип фаразлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot