news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 елда Беларусь алмалары һәм гөмбәләре импорты җыелган уңыштан 5 тапкыр арткан

Элегрәк Белоруссия тугыз предприятиедән Россиягә терлекчелек продукциясе экспортын туктата, дип хәбәр ителгән иде.

 (Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 2015 елда Белоруссия Россиягә 573 мең тонна алма һәм гөмбә керткән, бу Белоруссиядә җыелган уңаштан биш тапкыр артык дип белдергән Россия Генераль прокуроры урынбасары Владимир Малиновский. Аның сүзләренчә, Россия белән Белоруссия чикләренә кертелә торган товарына фитосанитария контроле булмавы вазгыятьне катлауландыра. Бу хакта "ТАСС" яза.

Искәртеп үтик: кичә Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәте Белоруссиянең орлыкчылык, карантин һәм үсемлелкәрне саклау буенча баш дәүләт инспекциясенә Россиягә Үзәк Африка Республикасыннан шәфталу, нектарин һәм виноград, ә Буркина-Фасодан өрек, җир җиләге һәм груша реэкспортына фитосанитария сертификатлары бирүне тыю турындагы хат җибәргән. Элегрәк Белоруссия тугыз предприятиедән Россиягә терлекчелек продукциясе экспортын туктата, дип хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot