news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2015 елда БДИ тапшыру вакытлары расланды

Төп дулкын 25 майдан башлана

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). РФ Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.

Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнарны мәктәпне тәмамлаучылар 8 июнь көнне тапшырачак. Чит ил телләре һәм физика буенча БДИ тапшыру көне (язмача) 11 июньгә билгеләнгән. Чит ил теленнән имтиханның телдән булган өлеше 17 һәм 18ендә үткәреләчәк. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, тарих фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнары 15 июньдә узар дип көтелә.

Нигезле сәбәпләрдән рус теле буенча имтиханны тапшыра алмаганнар өчен резерв көн каралган – 22 июнь. Математиканы – төп һәм профильле дәрәҗәнең икесен дә – 23 июньдә тапшырып булачак. 24 июнь – география, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре буенча имтихан тапшыручылар өчен резерв көн. Чит ил теле, тарих, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ сайлаучыларга резерв көн 25 июньгә билгеләнгән. Бу хакта, “Российская газета”га сылтама белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot