Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2015 елда “Алгарыш” грантына гаризаны ТР дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин
Гаризалар 9 категория буенча кабул ителә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ТР Хөкүмәтенең гражданнарны Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни учреждениеләрендә әзерләү, яңадан әзерләү һәм стажировка узуга юнәлдерелгән 2015 елгы “Алгарыш” грантына дәгъва итүчеләрдән гариза кабул итә башладылар.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, электрон гаризаны тутырырга, кирәкле документларны беркетергә һәм аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каравына җибәрергә кирәк.
2015 елга гаризалар “Яшь белгечләр”, “Яшь галимнәр”, “Укытучылар һәм фәнни хезмәткәрләр”, “Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре”, “Инглиз теле укытучылары”, “Проект төркемнәре”, “МКТ-белгечләр”, “Югары белем бирүче оешмалар”, “Ике диплом” категорияләре буенча кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз