Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2015 ел – Татар дин белгечләре елы дип игълан ителгән
Бу хакта, Мәүлид бәйрәме уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарадан соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Алсу Сафина). 2015 ел – Татар дин белгечләре елы дип игълан ителгән. Бу хакта, Мәүлид бәйрәменә һәм Рабигыль-әүвәл аена багышланган тантаналы чарадан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.
Бу хактагы карар Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә багышлап төзелгән Истәлек билгесе бинасында узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумында кабул ителде.
“Без ел дәвамында имамнар исемнәрен өйрәнергә, аларның нәрсәләр язуларын белергә, бу ел ахырында дәреслек бастырырга телибез. Аның ярдәмендә һәр татар кешесе безнең җирдә туган һәр дин белгече турында белә алачак”, - дип аңлатма бирде Татарстан мөфтие.
2014 ел Дини традицияләрне торгызу елы булды, дип искәртте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз