news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

2015 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 12 процент чамасы тәшкил итәргә мөмкин – Улюкаев

Росстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар башыннан кулланучылар бәясе 2 процентка арткан

 (Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 2015 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 12 процент чамасы тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев белдерде, дип хәбәр итә «Русская служба BBC».

Узган елның декабрендә ведомство фаразларында 7,5 процент инфляция турында сүз барган иде. Росстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар башыннан кулланучылар бәясе 2 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100