Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2015-2016 елларда Бердәм дәүләт имтиханыннан тест өлеше төшереп калдырылачак
Математика буенча имтихан ике өлештән торачак: төп һәм профильле
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Рус теле, әдәбияты һәм математика фәннәре буенча имтихан материалларыннан җавап вариантлары булган “А” пункты биремнәре төшереп калдырылган иде инде. Хәзер башка фәннәр буенча да БДИның әлеге өлеше юкка чыгачак.
Бүген аттестатлы булу өчен мәктәп укучысына рус теле һәм математикадан БДИ бирү зарур. 2014 елда күп санлы “икеле”ләр аркасында, аттестат алу өчен кирәк булган баллны төшерергә туры килде. Рус теленнән – 36дан 24кә, математикадан – 24тән 20 баллга кадәр. 2015 елда математика буенча имтихан ике өлештән торачак: төп һәм профильле.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, ике елда педагогларның эш хакы 60 процентка үскән. Катлаулы икътисади вазгыять булуга карамастан, укытучыларның хезмәт хакы тагын артачак. Бу ел нәтиҗәләре буенча педагогларның уртача эш хаклары 32 мең сум тирәсе булачак, дип яза “Российская газета”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз